«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

Бүген«ШАЯН ТВ» телеканалында «Балачак җыры» исемле балалар җыры бәйгесенең жюри утырышы үтте.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд  500 000 сум.

Быел бәйге зур кызыксыну уятты – гаризалар Россиянең төрле төбәкләреннән килде. Алдан сайлап алу этабыннан һәм 15 000нән артык кеше катнашкан онлайн тавыш бирүдән соң, 10 ярымфиналист билгеләнде.

photo_5233708213759765258_w.jpg photo_5233708213759765254_w.jpg

Жюри утырышында биш җиңүче сайлап алынды. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге татар балалар мәдәниятен үстерүдә мөһим роль уйный һәм балаларда туган телгә карата кызыксыну уята.

photo_5233708213759765255_w.jpgphoto_5233708213759765253_w.jpgphoto_5233708213759765252_w.jpgphoto_5233708213759765257_w.jpg
Җиңүчеләрнең исемнәре якын арада игълан ителәчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...