«Бишек җырлары»: яңа чыгарылыш!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бишек җырлары»: яңа чыгарылыш!

«Бишек җырлары»: яңа чыгарылыш!
«ШАЯН ТВ» каналы тәкъдим иткән «Бишек җырлары» проекты үзенең мавыктыргыч һәм күңелләргә үтеп керердәй яңа чыгарылышлары белән сөендерә!

Проектның төп максаты – ана белән бала арасында рухи якынлык тудыру, ата-аналар белән балалар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтне ныгыту. Борынгыдан килгән милли традицияләрне саклап, халык иҗаты аша сабый күңеленә юл табу – «Бишек җырлары» тапшыруының асылы.

Яңа  чыгарылышта сезне бик үзенчәлекле, моңлы бишек җыры көтә. Бу әсәрне Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова башкара. Җыр Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган, Рөстәм Абязов көе.

Яңа чыгарлышларны сылтама аша кереп, безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...