ТНВга 23 ел!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ТНВга 23 ел!

ТНВга 23 ел!

Бүген ТНВ телеканалы эфирга чыгуына 23 ел тулды!

Шушы елларда миллионлаган тамашачы дөнья буйлап ТНВ программаларын сайлый, ә 2025 елның июль аенда телеканал Татарстанда караулар саны буенча лидер булды.
1990нчы елларда ТНВда эшли башлаган команда әгъзалары хәзер дә телеканал белән бергә, тамашачыларга яраткан проектларны тәкъдим итә.
ТНВ – Татарстанның милли телеканалы, «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Шаян-ТВ», «Майдан-ТВ», «Болгар Радиосы», шулай ук социаль челтәрләр һәм каналларның сайтларын үз эченә ала. Телеканал тәүлек әйләнәсе татар һәм рус телләрендә эфирга чыга, яңалыклар, ток-шоулар, фильмнар, сериаллар, мультфильмнар һәм үз проектлары белән тамашачыларны сөендерә.

ТНВ командасын әлеге бәйрәм белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр, якты эфирлар теләп калабыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...