БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

Сәхифәбез кысаларында сезне тамашачыбыз Рамилә Кәримованың “Газиз телем” дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!

Чиста итеп, саф татарча сөйлим,
“Кем өйрәтте?”– диеп сорама.
Бишектән үк аны ишеткәнмен,
“Әннә”, “әттә” дип тел ачылган. 

Газиз телем – зур байлыгым минем.
Сөйлим, җырлыйм туган телемдә.
Ана телем – чиксез зур шатлыгым,
Халкым моңы – минем күңелемдә.

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны pr@shayantv.ru почтасына җибәрегез!


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...