12 November 2022
Бу атнада сезгә тамашачыбыз Эльмира Хикмәтуллинаның « Эттән курка» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Минем матур песием бар,
Исеме аның – Мурка.
Тычканнарны шәп тота,
Ә менә эттән курка.
Аклы-каралы үзе,
Ямь-яшел аның күзе.
Гаҗәеп шаян һәм иркә,
Ул тора бездән иртә.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны pr@shayantv.ru почтасына җибәрегез!
Comments: