«ШАЯН ТВ» флешмоб игълан итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» флешмоб игълан итә!

«ШАЯН ТВ» флешмоб игълан итә!

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең 5 еллык туган көне уңаеннан флешмоб игълан итә! Изге теләкләреңне җиткереп, видеокотлау төшер һәм shayanbayge@mail.ru почтасына юлла.

Видеога таләпләр:

1) Котлау 15 секундтан артмаска тиеш;

2) 9:16 форматында, вертикаль рәвештә төшерергә;

3) Видео белән бергә ата-аналар (законлы вәкилләр) почтага түбәндәге текстны язарга тиеш: «Мин, ФИО (ата-ана / законлы вәкил) балигъ булмаган баланың ФИОсы «ШАЯН ТВ» каналында шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә һәм видеоны трансляцияләүгә ризалык бирәм».

4) Әгәр балага 18 яшь булган очракта, ул үзе язарга тиеш: «Мин, ФИО, «ШАЯН ТВ» каналында шәхси мәгълүматларымны эшкәртүгә һәм видеоны трансляцияләүгә ризалык бирәм».

Яраткан телеканалың синнән котлаулар көтә!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...