Елның мөһим мәдәни вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы - 25 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узды.
Ниһаять, тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара быел тагын да грандиоз масштабта узды. Меңләгән гариза, дистәләгән җиңүче, йөзләгән тамашачы – барысы да бер тамашада!
Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм телевизион проект буларак тормышка ашырылды. Биш ел дәвамында бәйге 20 000 артык катнашучыны җәлеп итте.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тәбрикләде.
“Биредәге матур җылы туган тел мохитен бөтен татар дөньясына җиткерәсем килә, бөтен татарларның күңеленә ирештерәсе килә! Һәр 4500 катнашучы да зур иҗади титаник хезмәт башкарды - алар барысы да минем өчен җиңүчеләр!”, - диде ул сәхнәдән.
ТНВ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев мондый катнашучылар булганда, тел сакланышы һәм үсешенә зур өметләр баглады:
“Йөрәктә өмет барлыкка килде. Халык санын алганнан соң да тел бетә, балалар сөйләшми дип күп сүз йөрде. Биш ел ечендә 20 мең гариза килде. Димәк, татар теле дип янып яшәүче кешеләребез бар”.
Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Быел бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып торды. Ул 2 000 000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш җиңүчеләр катнашында телевизон тапшырулар әзерләнде. ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналларында ел дәвамында күрсәтеләчәк.
Гала-концерт театральләштерелгән тамаша форматында узды. Ул буыннар арасындагы бәйләнешне, милли мәдәниятнең матурлыгын һәм байлыгын тагын бер кат ассызыклады. Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Алар – Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәид Галиуллин, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов. Серле кунак исеме дә ниһаять билегеле булды. Җиңүчеләрне Татарстанның Халык, Бакортсанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин котларга килде.
Концертны төгәлләп эстрада йолдызлары бәйге җиңүчеләре белән бергә традицион рәвештә халкыбызның гимны булган «И Туган тел» җырын башкарды.
Комментарийлар: