ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

Сәхифәбез кысаларында ШАЯН тамашачыбыз Илназ Харисовның “Челтәр шәлле каен” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез.

Язның ямьле бер көнендә
Чыктым уйнарга урамга.
Урамдагы хәлне күргәч,
Күзем менде маңгайга. 

Ботакларын җиргә салып,
Тора челтәр шәлле каен.
Ләкин, кызганычка каршы,
Хәле беткән инде аның. 

Күпме яңгырлар уздырган,
Күпме кояш кыздырган.
Мескен гаепсез каенның
Ботакларын сындырган. 

Ул каенга хәзер инде
Ярдәм итеп тә булмас.
Ничек кенә тырышсам да
Каен өчен ул бик тә аз...

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны pr@shayantv.ru почтасына җибәрегез!

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...