22 июня 2024
Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Илнар Гыйльфановның “Хыял” шигырен тәкъдим итәбез!
Тагын чак кына үсим дә,
Капитан булам үзем.
Ә хәзергә иңлим, буйлыйм,
Хыялым диңгезен.
Капитан булып алырмын,
Йөртермен әле кораб.
Калырсыз ярда кул болгап,
Миңа көнләшеп карап.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны pr@shayantv.ru почтасына җибәрегез!
Комментарии: