ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Ләйлә Хаҗиеваның «Моңсу көз» дип исемләнгән иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Сукмакларга көз патшасы
Алтын келәмен җәйгән,
Юл буендагы каеннар
Сары күлмәген кигән.

Күчмә кошлар, тезелешеп,
Җылы якка юнәлгән.
Саубуллашу җырлары
Сагыш белән үрелгән.

Күк йөзенә соры болыт
Катлам-катлам эленгән,
Кояш та, иренеп кенә,
Сирәк чыга өеннән.

Әллә нинди моңсу көйләр
Ташып чыга күңелдән...
Аерыласы килми әле
Тиз генә җылы җәйдән.

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны pr@shayantv.ru почтасына җибәрегез!


Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...