Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан тормышка ашырыла.
Әлеге тапшыру балалар өчен татар телендә язылган бишек җырлары белән таныштыра. Төп максат – ата-ана белән бала арасында эмоциональ җылы мөнәсәбәтләр булдыру, ана белән баланың рухи дөньясын якынайту.
Проект бишек җырларына нейро челтәр ярдәмендә эшләнгән видеога нигезләнеп әзерләнә. Җырларны исә таныклы аристларыбыз һәм күркәм тавыш ияләре башкара.