26 Август 2025
Бүген Халыкара актерлар көне билгеләп үтелә. Сәхнәдә һәм экранда безгә хисләр, кичерешләр һәм онытылмас тарихлар бүләк иткән кешеләрне искә алу көне. Актерлар – кәгазьдәге сүзләрне тере образларга әйләндерә белгән кешеләр, көлдерә, елаталар, уйландыралар һәм хыялландыралар...Аларның эше талант гына таләп итми, тәртиплелек һәм һөнәренә чиксез мәхәббәтне дә сорый. Һәр актер – үз кичерешләре, эчке конфликтлары һәм илһам белән тулы кечкенә бер дөнья. Алар ярдәмендә без яңа тарихларга чумып, вакыт буенча сәяхәт итеп, вакыйгаларны геройлар белән бергә кичерә алабыз.
Без исә үзебезнең талантлы актерларыбыз белән горурланабыз һәм алар белән тамашачыбызны таныштырырга гел шатбыз. Алар катнашкан күп кенә кызыклы проектларыбыз бар. Безнең актерлар белән күп интервьюлар бар. Шулай ук «Килде Китте Шоу», «Маршрутка» һәм башка программаларны да безнең ВКонтакте төркемендә сылтама буенча карый аласыз.
Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле актерлар!

Комментарийлар: