«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы старт ала

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы старт ала

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы старт ала
«ШАЯН ТВ» каналы игълан иткән «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенең тавыш бирү этабы старт алды.
Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 җырны сайлап алды. Икенче тур 2025 елның 24 июленнән 31 июленә кадәр дәвам итәчәк. 
Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. 
Җиңүчеләрнең һәркайсы акчалата премиягә ия булачак. 
Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» сайтында чыгачак.
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән  «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан оештырыла. 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...