4 Сентябрь 2025
Бүген — «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены туган көн!
Бу — бары тик акыллы кешеләр көне генә түгел, ә чын могҗизалар һәм көтелмәгән җаваплар көне! ЧГКда һәр сорау — серле йозак кебек: җавапны табар өчен уйларга һәм команда белән бергә эшләргә кирәк.Бу көнне һәркем үзен чын акыл иясе итеп тоя ала: кызыклы табышмаклар чишәргә һәм хәтта үзеңнекен дә уйлап табарга мөмкин! Ә бәлки нәкъ синең соравың иң хәйләкәр һәм мавыктыргыч булыр?
ЧГК безне авырлыклардан курыкмаска, башкаларны ишетә белергә һәм һәр табылган җавапка сөенергә өйрәтә.
Сез дә әлеге уенга кушылыгыз һәм зирәклекне сынап карагыз!
Комментарийлар: