Премьера — «ШАЯН ШОРТС» тапшыруы!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премьера — «ШАЯН ШОРТС» тапшыруы!

«ШАЯН ТВ»да өр-яңа хәбәрләр тапшыруы старт ала!


5 нче сентябрь көнне иртәнге 07:00 һәм кичке 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»да премьера!
Күңелле, заманча һәм кыска форматтагы хәбәрләрне тәкъдим итүче өр-яңа «ШАЯН ШОРТС» тапшыруы эфирга чыга! 

Кастингка Татарстанның төрле төбәкләреннән 150 дән артык гариза килде. Башта катнашучылар видеоязмалар аша үзләрен сынап карады, аннары иң сәләтлеләре жюри каршында чыгыш ясады. Һәм менә – сайлап алынган яшь талантлар инде безнең яңа алып баручыларга әверелде! 

«ШАЯН ШОРТС»ның беренче чыгарылышларында:
— кызыклы яңалыклар;
— төрле мавыктыргыч рубрикалар;
— актуаль темаларга яңа караш!

5 нче сентябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында карарга онытмагыз!

Яңа буын хәбәрчеләреннән экслюзив яңалыклар булачак!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...