28 Август 2025
30 август көнне Татарстан башкаласы зур бәйрәм мәйданына әвереләчәк.
Казан халкын һәм кунакларын дистәләгән чаралар көтә: язылышу тантанасы, мотофестиваль, милли бәйрәмнәр, ат чабышлары, классик музыка концерты, йолдызлардан чыгышлар һәм зур салют.45 пар өчен язылышу тантанасы
Камал театрының яңа бинасы мәйданында республика районнарыннан килгән 45 пар өчен язылышу тантанасы узачак. Бу вакыйга гаилә кыйммәтләренә һәм яшьләргә игътибар символы булачак.
«Ике Кремль» мотофестивале
11:00 сәгатьтә Дворец земледельцев каршындагы мәйданда халыкара мотофестиваль башлана. Кунакларны Бөек Ватан сугышы чорындагы мотоцикллар күргәзмәсе, мотошоу-реконструкция, ярышлар, остаханәләр һәм концерт көтә.
Төп вакыйга – Россия рекорды: байраклар һәм георгий тасмалары белән йөзләрчә мотоцикл колоннасы Кремльдән Дворец земледельцевка кадәр барачак.
Яшьләр һәм гаилә мәйданчыклары
- Экстрим-парк «УРАМ» – спорт, урам шоу һәм концертлар.
- «Уйнагыз, гармуннар!» – Камал театры каршында меңнән артык гармунчы чыгыш ясый.
- «ТауФест» китап фестивале – «Елмай» балалар паркында язучылар белән очрашулар, остаханәләр һәм концертлар.
- Кабан күле ярында 11:00 сәгатьтә «Милли кием» бәйрәме башлана. Биредә милли киемнәр дефилесе, ярминкә, милли ашлар белән фуд-корт һәм фотозоналар көтә.
- Иске -Татар бистәсендә – «Казан сөлгесе» фестивале, анда җырлы-биюле чыгышлар тәкъдим ителәчәк.
- Казан Кремлендә 13:00 сәгатьтә «ДәртФест» – заманча татар мәдәнияте фестивале башлана.
- 14:00 сәгатьтә ипподромда ат спорты бәйрәме узачак. Тамашачыларны Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе призларына ярышлар көтә.
- 20:00 сәгатьтә Дворец земледельцев мәйданында «Казанская осень» опера фестивале башлана. Дәүләт симфоник оркестры һәм танылган вокалчылар чыгыш ясаячак.
16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге каршында зур концерт программасы старт ала. Төп сәхнәдә Татьяна Буланова үз концерт программасын тәкъдим итәчәк. Чара 22:00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. Аны Киров дамбасыннан алып «Миллениум» күпере кадәр бөтен яр буйлап күрергә мөмкин булачак.
Комментарийлар: