«Шаян» аланында телевизион мөһит кайный!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Шаян» аланында телевизион мөһит кайный!

«Шаян» аланында телевизион мөһит кайный!

23-29 август көннәрендә Кама Тамагы районындагы «Аргамак» лагеренда «Шаян» җәйге профильле Сәләт аланы уза.

Бу атна дәвамында 10-18 яшьлек катнашучылар чын-чынлап телевидение дөньясына чума.
Балалар үз куллары белән сюжетлар төшерә, мультфильм геройларын тавышландыра, социаль челтәрләр өчен креатив язмалар уйлап таба. Аларга ярдәмгә тәҗрибәле журналистлар, алып баручылар, блогерлар һәм дубляж актерлары килә. Һәр дәрес – мавыктыргыч остаханә, ә һәр бирем – иҗади ачыш.
Көн дәвамында телевизион серләрне өйрәнүгә өстәп спорт ярышлары, уеннар һәм кызыклы танып-белү чаралары уза. Балаларның күзләре янып тора, чөнки һәркем үзен чын телевидение йолдызы итеп тоя!

Алан ахырында иң яхшы эшләр сайлап алыначак һәм аларны «ШАЯН ТВ» телеканалы эфирында күреп булачак.

aVseX3AB7xxhV0hSXrRTpcXGZZYjn0Dwl-EtbfpAwSBlJBQDF0bdAhaw-eetnI3ZlGNFtZMFsXroLMoo2t-4m56V.jpgq7uI8qTH_qQE-i71Rp98fSA5v6TVe7H_bUYZy9_yCT1SN9Twg83IfR47rVB3xUkb_jiL1D-hIQKarmue6Bvbhr-E.jpgHPvz_aoOopNIlcEoQ8jXJH7ju1y8sHmWewvTJEn3bB4d7JM4cS3NzbqkMSE5UXQSyacsv_5_mtbA0IfsgBdGrmEh.jpgt8gf6n1F9mGg0rVC4X5wGfqUyFbh8OdOLHa3YeskasVyaQEhy_AhVzX4KE2oeabrrIZ_cbrIqs_DjnrMIHMcyN1s.jpg


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...